ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Татар дөньясы

Татарстандагы Чувашстан татарлары “Карындашлар” якташлар оешмасына берләште

22 март 2018, 08:44 , Фото: http://tatar-congress.org

Татарстандагы Чувашстан татарлары “Карындашлар” якташлар оешмасына берләште “Карындаш” якташлар оешмасының рәисе итеп Фәнис Чабатовны сайлаганнар.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Татарстанда Чувашстан татарларының “Карындашлар” исемле якташлар оешмасы барлыкка килде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Өмет хисләре белән ясалды әлеге оешма. Чувашстанда яшәүче татарлар Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрдән үзләренә игътибар көтсә, Татарстанда яшәүче Чувашстан татарлары күбрәк бер-берсе белән танышып, булышып яшәүне өмет итә. Алдагы көннәрдә туганлык хисләре белән бердәм чараларны ике якта да үткәреп, кайтып-барып йөрүләр күздә тотыла", дип язган Фәрит Гыйбатдинов.

Оештыру эшендә Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте исеменнән төрле татар авылларыннан 27 кеше катнашкан.  “Карындаш” якташлар оешмасының рәисе итеп Фәнис Чабатовны сайлаганнар.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, киләчәктә Татарстанда яшәүче татарларны барлап, Казанда оешманың Президиумы төзеләчәк. Апрель аенда Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа китабына презентация, Чувашстанда Халыкара төрки халыкларының "Урмай зәлидә" фестивале, 7  июльдә Чабаксар шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10