ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Мәдәният

Әтнә районы Яңа Шашы авылында шигърият көне үтте

22 март 2018, 02:00 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә районы Яңа Шашы авылында шигърият көне үтте Кунакка Чембулат авылында яшәүче, лаеклы ялдагы китапханәче Әхмәдуллина Гөлсинә Гатаулла кызын чакырылды.

(Әтнә, 22 март, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Шигърият көне уңаеннан Әтнә районы Яңа Шашы мәктәбе китапханәсендә мәктәп укучылары шигырь язучы якташлары белән очраштылар, дип яза район газетасы сайты.

- Кунакка Чембулат авылында яшәүче, лаеклы ялдагы китапханәче Әхмәдуллина Гөлсинә Гатаулла кызын чакырылды. Ул безне үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Шулай ук бу очрашу барышында иҗат белән шөгыльләнүче укучыларның шигырьләрен тыңладык. Әтнәлеләр Гөлүсә Батталова, Гомәр Шакиров, Җәүдәт Фәйзрахманов, Рүзия Камаеваның шигырь җыентыкларына күзәтү ясадык...- дип хәбәр итә Яңа Шашы мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10