ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Спорт

Татарстан шпагачысы Россия беренчелегендә икенче урын алды

21 март 2018, 16:03

Анастасия Корнеева ярымфиналда 15:10 исәбе белән Мәскәү өлкәсе спортчысын узды.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Анастасия Левитан). Татарстан спортчысы Анастасия Корнеева шпага ярышында юниор кызлар арасында Россия беренчелегендә икенче урын алды. Турнир Сочида 19-21 мартта булды. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корнеева чирек финалда Аланиядән көндәшен 15:14 исәбе белән узды. Татарстан шпагачысы ярымфиналда 15:10 исәбе белән Мәскәү өлкәсе спортчысын узды.

Анастасия турнир финалында Самара өлкәсеннән Ирина Охотниковадан гына калышып, икенче урын алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10