ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Дин

Түбән Новгород Җәмигъ мәчете ачылганга 103 ел тулды

21 март 2018, 13:48 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Түбән Новгород Җәмигъ мәчете ачылганга 103 ел тулды Мәчетне торгызуда хәлле татар гаиләләре ярдәм иткән.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчете ачылганга 103 ел тулды, дип хәбәр итте islamrf.ru порталы.

Түбән Новгородта Җәмигъ мәчете 1915 елның 20 мартында ачылган. Бу - Түбән Новгородтагы икенче мәчет.  Совет хөкүмәте вакытында мәчет балалар бакчасы, аннан ашыгыч ярдәм станциясе булып хезмәт иткән. 1991 елда яңартылганнан соң, әлеге мәчет Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини үзәге булып тора.

Мәчетне торгызуда хәлле татар гаиләләре ярдәм иткән. Шуларның берсе – Бәдәмшиннар нәселеннән. Әлеге нәсел кешеләренең җир биләмәләре, ике катлы йортлары, хәтта ат заводлары булган, йөк ташу белән шөгыльләнгәннәр.

Түбән Новгородтагы Җәмигъ мәчетенең архитекторы Павел Антонович Домбровский булган. Мәчет федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни объект булып  2008 елда теркәлгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10