ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Җәмгыять

Казан колониясендә 800 түбәтәй теккәннәр

21 март 2018, 12:46 , Фото: пресс-служба УФСИН России по РТ

Казан колониясендә 800 түбәтәй теккәннәр Колониянең тегү цехында милли баш киемнәре тегү җайга салынган.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Казанда 18 нче колониядә хөкем ителүчеләр 800 түбәтәй теккән. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колониянең тегү цехында милли баш киемнәре тегү җайга салынган. Түбәтәйләр тегәргә заказ бирүче учреждениегә өч тегү һәм бер чигү машинасы китергән. Җиһазлар вакытлыча куллану вакытында түләүсез файдаланыла.

Хәзерге вакытта хөкем ителүчеләр 500 данәдән торган түбәтәйләрнең икенче партиясен эшләүгә керешкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10