ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Җәмгыять

Чаллыда әдип Нәҗип Мадъяровны зурлап искә алдылар

21 март 2018, 12:07

Чаллыда әдип Нәҗип Мадъяровны зурлап искә алдылар Кичә каләм әһеленең 90 еллыгына багышланган иде.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Чаллы шәһәрендә шагыйрь, прозаик Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды. Иҗатта да, тормышта да ихлас, гади, изге күңелле шәхесне искә алу чарасына Чаллы язучылары, сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, студентлар килгән иде. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.

"Китапханә залындагы һәркемнең күңеленә иң нык тәэсир иткән мизгелләрнең берсе – кичә башында Нәҗип Мадьяровның үз тавышы белән шигырьләр укуы булды. Шундый мөмкинлек тудырганы өчен бакыйлыкка күчкән бик күп каләм ияләренең тавышларын язмада кадерләп саклаучы шагыйрә Әлфия Ситдыйковага рәхмәт", - диелә матбугат хәбәрендә.

Шигъри сүз белән ачылып киткән кичәне Нәҗип Мадьяровның “Сабакташлар” җыры дәвам иткән. "Бу искиткеч матур, мәгънәле җырны көй авторы үзе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров башкарды. Аларның уртак иҗат җимешләреннән булган “Сагыну”, “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” һәм башка җырлар Салават Фәтхетдинов, Газинур Фарукшин кебек танылган җырчыларның репертуарыннан төшми. Бу - Нәҗип Мадьяровның җырлап торган шигырьләр остасы икәнлеген раслаучы дәлил", - диелә хәбәрдә.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин да чыгышының башында ук игътибарны нәкъ менә Нәҗип Мадьяровның җырларына юнәлткән: “Иҗатын, гомерен татар халкына багышлаган Нәҗип ага Чаллыда җырлары аша танылды, – дигән ул. Сиксәненче елларда аның җырларын белмәгән, җырламаган яшьләр булмагандыр. Ул бихисап күп очрашуларга чакырулы иде. Һәм һәркайсында диярлек аңа бирелгән беренче сорау “Җыр ничек языла?” булды. Серле генә елмаеп, көйли-көйли, тыңлаучыларны авызына каратып, шигырь төзелеше, аһәң, моң турында сөйләр иде шагыйребез...”

Факил Сафин мәңгелеккә күчкән каләм ияләрен онытмыйча, иҗатларын барлап, олылап, искә алу кичәләре уздыручы үзәк китапханәгә, оештыручы, алып баручы Роза Хәмидуллинага, һәрбер чарада актив катнашучы язучыларга, укучыларга рәхмәтен дә җиткергән.

"Аннан соң бер-бер артлы сәхнәгә менгән шагыйрьләр, язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Рубис Зарипов та Нәҗип Мадьяров турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Каләмдәшләре, дуслары Нәҗип ага хакында сөйләгәндә: нечкә күңелле, талантлы, җор телле, ярдәмчел, көләч йөзле, юмор хисенә бай кебек эпитетларны бихисап күп тапкыр кулландылар һәм чын йөрәктән аны юксынуларын әйттеләр. Рубис Зарипов исә Нәҗип Мадьяров сүзләренә язылган, Казан каласының меңьеллыгына багышланган, “Казаным” дигән җырны да яңгыратты. Чыннан да, чын шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тыңлау җан рәхәте! Бүген сәхнәдән, радиодан яңгыраган күп кенә җыр-такмаклардан аермалы буларак, ул шигырьләргә тирән мәгънә салынган. Алар стиль ягыннан камил, аһәңле.

1928 елның 3 мартында Әтнә районының Кызыл Утар авылында дөньяга аваз салган һәм гомере буе туган ягын өзелеп яраткан, табигатенә сокланып иҗат иткән, якташлары белән горурланып, аралашып яшәгән шагыйрьне искә алу кичәсе туган якны данлаган җыр белән тәмамланды. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова башкарды.

Кичәдә катнашучы һәммә кешенең уй-теләге бер иде: шагыйрь, журналист, прозаик, балалар һәм олылар өчен нәшер ителгән утызга якын китап авторы Нәҗип Мадьяровның рухы шат булсын, әсәрләре онытылмасын, исеме киләчәккә барсын", - диелә матбугат үзәге хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10