ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Икътисад

Төркиянең Даламан аэропортында Татарстан товарларыннан күргәзмә оештырылачак

21 март 2018, 10:19 , Фото: Солтан Исхаков

Төркиянең Даламан аэропортында Татарстан товарларыннан күргәзмә оештырылачак “Бигеш” аэропортында да Төркия товарлары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Төркиянең Даламан аэропортында Татарстан товарлары презентациясе оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Төркиянең Казандагы илчелеге генераль консулы Әхмәт Садык Доган сөйләде.

“Безнең Татарстан белән хезмәттәшлек - Россия Федерациясе белән үзара багланышларның мөһим өлеше ул. Без Татарстан Республикасында товар әйләнеше күләмен 250-300 млн доллардан арттырырга телибез”, - дип билгеләп үтте ул.

Без үзара хезмәттәшлек нигезендә товарларыбызны таныта алабыз, ди консул. Моны тугандаш халыклар шәһәрләре хезмәттәшлеге кысаларында оештырырга мөмкин булачак. Бу уңайдан Мармариста - Даламан, Түбән Каманың  “Бигеш” аэропортында Төркия-Татарстан товарлары презентациясе оештырылачак.

“Шулай итеп, бөтен дөньядан Төркиягә килүче туристлар Татарстан товарлары белән таныша алачак. Озакламый без шундый күргәзмәне Даламан аэропортында оештырачакбыз. Аэропортта тиздән пассажирлар үткәрү агымы 15 млнга кадәр артачак”, - дип йомгаклады генераль консул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10