ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Сәясәт

Сергей Демидов Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе булды

21 март 2018, 09:18

Сергей Демидов Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе булды      Әлеге карар район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына булган бәйге нәтиҗәсендә кабул ителде.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Сергей Демидов Татарстанның Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Муниципалитет советының тиешле карары Татарстан хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылды.

Әлеге карар районда башкарма комитет җитәкчесе вазифасына булган бәйге нәтиҗәсендә кабул ителде, дип билгеләп үтелгән документта.

Алдан, 22 февральдә, Алексеевск районы советы Демидовны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп раслаган иде. Моңа кадәр ул Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары булып эшләгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10