ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Татар дөньясы

Мәскәү Нәүрүзне бәйрәм итәргә әзерләнә

21 март 2018, 19:11

Анда Татарстанның танылган артистлары да чыгыш ясаячак.
(Казан, 21 март, "Татар-информ"). 25 март көнне Мәскәү ВДНХсының 75 нче павильонында шәһәркүләм Нәүрүз бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Бәйрәмдә БДБ илләре делегатлары, ерак чит ил вәкилләре, Россия субъектлары, шулай ук Мәскәү шәһәренең милли оешма вәкилләре катнашачак. 
 
Башкала Нәүрүзендә Татарстан һәрвакыт актив катнаша. Быел да төрки халыклар һәм килгән кунаклар каршында "Сәйдәш" халык биюләре ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов чыгыш ясаячак. 
 
Оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрә кызыклы программа тәкъдим итә. Шуларның берсе - милли киемнәрне күрсәтү. 
 
Пылау фестивале исә конкурс рәвешендә узачак.  Анда милли рестораннарның шеф-поварлары иң тәмле пылау пешерү серләре белән бүлешәчәк. 
 
Кечкенә кунаклар өчен мастер-класслар уздыру каралган. 
 
Бәйрәмнең рәсми ачылышы 14.00 сәгатькә билгеләнгән. 
 
Керү- ирекле.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10