ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Мәдәният

Бүген Бөтендөнья Шигърият көне бәйрәм ителә

21 март 2018, 08:19

Бүген Бөтендөнья Шигърият көне бәйрәм ителә Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә.

(Казан, 21 март, "Татар-информ") . Бүген бөтен дөньяда Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар кылына.

Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә.

Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.  Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.

Иң борынгы шигырь-гимннар безнең эрага кадәр XXIII гасырда ук иҗат ителгән.

Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында, иҗади коллективларда зурлап билгеләп үтәләр. Шигырь укулар, иҗади очрашулар, яңа китап тәкъдим итүләр үткәрелә.

Сүз уңаеннан, бүген, 21 мартта, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?" дигән темага матбугат конференциясе оештырыла. Анда Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты язучы Закир Әкбәров һәм "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова катнашыр, дип көтелә.

 "Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

"Татар-информ" элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан Милли китапханәсендә бүген шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу үткәрелә. "Гомерләр үтмәгән" дип исемләнгән очрашу кичәсендә Шәмсия Җиһангирова үзенең шигырьләрен укыячак. Шулай ук шагыйрәнең иҗатташ дуслары, якыннары да катнашыр һәм чыгыш ясар дип көтелә.

Башлана: 17:00 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10