ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Рәсми Татарстан, Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Швейцариядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак

21 март 2018, 07:17

Васил Шәйхразиев Швейцариядә татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак Очрашу барышында Швейцариянең татарлар һәм башкортлар ассоциациясе әгъзалары үзләренең эшчәнлеге белән таныштырачак.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген, 21 март көнне, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Швейцариягә эш сәфәре кыла. Сәфәр кысаларында Швейцариядә гомер иткән татар җәмәгатьчелеге белән очрашу каралган. Әлеге чарага ике дистәләп кеше -  тумышы белән Россия төбәкләреннән булган һәм төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, бүген төрле тармакларда эшләүче милләттәшләребез киләчәк. Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Очрашу барышында Швейцариянең татарлар һәм башкортлар ассоциациясе әгъзалары үзләренең эшчәнлеге белән таныштырачак һәм тормышка ашырылган проектлары турында сөйләячәк. Шулай ук дөньяда татар телен саклау мәсьәләләре дә күтәреләчәк.

Бүгенге көндә Женевада (Швейцария) 150 татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре. 2015 елның декабрендә Татарстаннан һәм Башкортстаннан тугыз активист Швейцариядә “Юлдаш” Татарлар һәм башкортлар ассоциациясен оештыра. Җитәкчесе итеп Регина Щеголева билгеләнә.

2016 һәм 2017 елларда Ассоциация тарафыннан “Сабантуй” милли бәйрәме үткәрелгән. 2016 елда ул бюджеттан бернинди ярдәмсез уздырыла. 2017 елда беренче спонсор барлыкка килә. Ассоциация составына Швейцариядә Татарстанның рәсми сәүдә-сәнәгать вәкиле Гүзәл Салихова керә һәм проектны хуплый. Шулай ук Казаның туристлык үзәге, Татарстанның туризм үсеше үзәге, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы зур ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә, 2016 елда Сабантуйга 300 катнашучы җыелса, 2017 елда 400 кеше килә.

2017 елның апрелендә Швейцариянең Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе “Европа татарлары альянсы" Европа берлеге илләренең татарлар халыкара ассоциациясе составына керә. Хәзерге вакытта Ассоциация җитәкчесе Регина Щеголева Европа татарлары альянсы сайтын эшләү белән мәшгуль.

2018 елда «Юлдаш» ассоциациясе бер төркем чаралар үткәрергә ниятли. Алар арасында - татар аш-сулары буенча мастер-класс, Равил Бохараевка багышланган әдәби кичә, пианист Ринат Курамшин концерты, рәссам Ирек Мусин күргәзмәсе һәм 17 июнь көнне Рудольф Нуриевның 80 еллыгына багышланган Сабантуй уздыру. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10