ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Спорт

Теләчедә “ФОРСПОСТ”ның тәртип саклау буенча мәктәп оешмалары арасында Спартакиада узды

21 март 2018, 04:00

Теләчедә “ФОРСПОСТ”ның тәртип саклау буенча мәктәп оешмалары арасында Спартакиада узды “ФОРПОСТ” отрядларында районда 14- 18 яшькә кадәр 118 укучы тора.

(Теләче, 21 март, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).Теләченең ДОСААФ базасында “ФОРСПОСТ”ның тәртип саклау буенча мәктәп оешмалары арасында Спартакиада узды, дип яза район газетасы.

Мондый ярышларны ел саен уздыру матур традициягә әйләнде. Спорт бәйрәменең ачылу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Гиниятуллин катнашып, укучыларга уңышлар теләде. “Кем көчле, бәйгедә шул җиңү яуласын”, - диде ул.

Районның “ФОРПОСТ” җитәкчесе Радик Сәйфетдинов әйтүенчә әлеге ярышларның яшьләр арасында әһәмияте арта бара дип хәбәр ителә район газетасында.
“ФОРПОСТ” отрядларында районда 14- 18 яшькә кадәр 118 укучы тора. Район күләмендә чаралар узганда, җәмәгать тәртибен саклауда аларда ярдәм итә.
Командаларның ярышка әзерлеге елдан – ел яхшыра бара. Ярышларда районның һәр мәктәбе диярлек катнашты. Командалар үзләрен берничә төр ярышта сынады. Бу көнне егет- кызларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре дә тикшерелде. Аларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, машина йөртүләре дә исәпкә алынды. Әлеге турда Теләче -2 командасыннан Булат Гозәеров, Үзәк урта мәктәбеннән Данис Гарифуллин, Теләче -1 командасыннан Динар Зәкиев җиңү яулады. Кызлар да егетләрдән калышмады. Теләче -2 командасыннан Диләрә Исмәгыйлева һәм Теләче -1 командасыннан Екатерина Кадреева, Үзәк урта мәктәбеннән Зөлфия Гайнетдиновалар иң югары очкалар җыюга иреште. Автомат сүтеп җыюда Теләче -1 командасыннан Заһид Абдуллинга, Үзәк урта мәктәбеннән Динар Сәйфуллинга һәм Шәтке урта мәктәбеннән Риназ Кыямовка тиңнәр табылмады. Пневматик мылтыктан атуда егетләр арасында Алан урта мәктәбеннән Мөнир Газизов, Иске Җөри урта мәктәбеннән Мөхәммәт Хәбибуллин, Теләче -1 командасыннан Заһид Абдуллин иң югары нәтиҗәләргә ирешеп, беренчелекне алдылар. Кызлар арасында Алан урта мәктәбеннән Адилә Шәйхетдинова, Теләче-2 командасыннан Диләрә Исмәгыйлева, Шәтке урта мәктәбеннән Зәлия Мәүлина призлы урыннар яулады. Спартакиаданың иң күңелле мизгеле командаларның аркан тартуы булды. Командаларга дуслары, укытучылары көч бирде. Карга батып бетсәләр дә, егетләр арканны кулларыннан ычкындырмады. Күз ачкысыз буран булуы да, аларга комачау итмәде. Бу ярышта иң көчле команда булып, Иске Җөри, Шәтке һәм Олы Мишә командалары танылды.

Барлык төр уен нәтиҗәләре буенча Теләче -2, Теләче-1, Үзәк урта мәктәбе командалары җиңү яулады. Ярыш ахрында районның “ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Радик Сәйфетдинов командаларга акчалата бүләк, спорт ярышларында җиңү яулан егет – кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Гиниятуллин , РОСТО ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов егетләргә- кызларга алдагы ярышларда уңышлар теләде.

Соңыннан, районның ДОСААФ оешмасы хисап конференциясе уздырды. Аның эшчәнлегендә район җитәкчеләре, республиканың ДОСААФ оешмасыннан килгән кунак Сергей Стебаков катнашты. Конференция барышында Рәис Нуртдинов эшләнгән эшкә хисап ясады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты, диелә район басмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10