(Кукмара, 21 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Зилант" спорткомплексында район башлыгы Кубогына команда беренчелегенә тәүге тапкыр өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Ярышларга районның утыз мәктәбеннән 150дән артык катнашучы килгән, һәр команда составында бишәр кеше: укытучы, икешәр үсмер егет һәм кыз иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм районыбызның өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов сәламләде.
Элгәре традиция буенча шәхси һәм шәхси-команда ярышлары үткәрелсә, бу юлы техник заявка нигезендә бер команда икенчесе белән кара-каршы, ягъни "маңгайга маңгай" очрашты. Һәр яңалык үзенчә кызыклы, ди катнашучылар. Беренче урынны Туембаш мәктәбе командасы яулады, икенче урынга - Зур Кукмара мәктәбе, өченче урынга Зур Сәрдек гимназиясе командалары чыкты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.