ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Хәвеф-хәтәр

Мәскәү янында һәлакәттән соң барлык Ан-148 очышларын туктаттылар

20 март 2018, 19:25

Мәскәүдән Орскка очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә Раменск районында шартлады.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Россия транспорт күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Ан-148 самолетлары очышларын барлык авиакомпаниеләрдә туктату турында күрсәтмә биргән. Бу хакта “Газета.Ru” хәбәр итә.

“Без барлык авиакомпанияләрдә файдаланылучы Ан-148 самолетлары очышларын туктату турында күрсәтмә бирәбез. Билгеле бер проблемалар бар”, – дип белдергән ул.

Росавиациядә шулай ук “Саратов авиалинияләре” авиакомпаниясе һава судносының әлеге моделен куллануны туктатуын хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Мәскәүдән Орскка очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә “Домодедово”дан очып киткәннән соң шартлавын хәбәр иткән иде. Бортта 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы барысы да һәлак булган. Очкыч калдыклары һәм лайнерның кара тартмасы табылган, белгечләр фаҗига сәбәпләрен ачыклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10