ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Сәясәт

Собчакның ышанычлы кешесе Татарстандагы 50 участокта нәтиҗәләр дөрес түгеллеген белдергән

20 март 2018, 14:22

Әлеге участоклардагы сайлау нәтиҗәләрен тикшерүне сорап, ул Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 20 март, "Татар-информ", Лилия Локманова).  Россия Президентына кандидат Ксения Собчакның Татарстандагы ышанычлы кешесе Эльза Исәнбәкова 50 сайлау участогындагы нәтиҗәләрне дөрес түгел,  дип белдергән. Әлеге участоклардагы сайлау нәтиҗәләрен тикшерүне сорап, ул Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. 
 
Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында хәбәр итте.
 
"Ике тәүлек йокламаган булуга да карамастан, без мөрәҗәгатьне кабул иттек. Барлык 50 участокка да шалтыратып, барысын да тикшердек", - диде Надежда Борисова һәм закон бозылмавын белдерде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10