ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Мәдәният

Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды хәйрия концертына чакыра

20 март 2018, 14:50

Хәйрия концертыннан җыелган акча инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Казанның «Ак барс» яшьләр үзәгендә «1+1» («Бергә бер») дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Концертта Рамил Закиров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Лилия Хәйруллина, Айгөл Рәхимова, Мөнир Рахмаев, «Кыю кызлар», Артур-Марат, Илназ Гарипов, Сөмбел Билалова, Регина Тимербулатова, Руслан Амурус, Камилла Әхмәтова һәм башка артистлар, автор-башкаручылар чыгыш ясаячак.

Чараның партнерлары – «Ак барс» яшьләр үзәге, «Илназ» шоу-студиясе һәм Кассир.ру сайты.

Хәйрия концертыннан җыелган акча инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак. Билет бәясе - 200-400 сум.

Концерт 18.30 сәгатьтә башлана.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10