ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Мәдәният

Филармония артистларының Чехия гастрольләре төгәлләнде

20 март 2018, 14:31 , Фото: Владимир Васильев архивыннан

Филармония артистларының Чехия гастрольләре төгәлләнде Кичә Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие Брно шәһәре Концертлар залында чыгыш ясады.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Брно шәһәрендә чех халкы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертын “ужасный” дип атаган. Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев хәбәр итә. “Ужасный” сүзе чех теленнән искиткеч дип тәрҗемә ителә икән. Безнең концертны ошатып, шулай бәяләделәр”, – дип аңлатты ул “Татар-информ”га.

Кичә Филармониянең әдәби-музыкаль лекторие Брно шәһәре Концертлар залында чыгыш ясады. Концерт программасында татар, рус һәм чит ил музыкасы яңгырады. Лекторийның сәнгать җитәкчесе Владимир Васильев залның акустикасын мактап бетерә алмый. “Тамашачы чыгышыбызны бик югары бәяләде, озак алкышлады. Концертка Моравия өлкәсенең гетманы Богумил Шимек, Россия Федерациясенең Брнодагы консулы Александр Будаев, Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев һәм башкалар катнашты”, - диде ул.

Искәртеп үтәбез, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторие артистлары Чехиядә ике концерт куйдылар. Алар Россия Президенты сайлауларын да Чехия консуллыгында үткәрделәр.

Бүген артистлар, Чехия гастрольләрен тәмамлап, Казанга очалар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10