ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Җәмгыять

Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак

20 март 2018, 11:55

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Гөлназ Ойкина). Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

Быел Татарстанда пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә. Аны алу хокукыннан ана һәм баланың Россия территориясендә гражданлыгы һәм даими теркәлү урыны булган очракта файдаланырга мөмкин. Гаиләнең кереме бер кешегә 13 мең 800 сумнан да артып китмәскә тиеш.

Бала туганнан соң ярты ел дәвамында айлык пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пособие бер ел дәвамында түләнә.

2017 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. Ул шулай ук «Ана капиталы» программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга йөкләмә бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10