ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Мәдәният

Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк

20 март 2018, 11:43

Конкурста туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашлары әзерли белгән әбиләр катнаша.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Төмән татарлары 28 мартта “Искиткеч әбиләр – 2018” шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.

Конкурсның бурычлары:

  • Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү
  • Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау
  • Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү
  • Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү
  • Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачу

Конкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән – туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10