ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Мәдәният

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Мәскәүдә узачак тәүге концертларына чакыра

20 март 2018, 11:09 , Фото: Рамиль Гали

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Мәскәүдә узачак тәүге концертларына чакыра Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 8 апрельдә Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның тәүге концерты була, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Алар үзләренең их яхшы җырларын башкарачак, шулай ук шаян, көлкеле номерлар белән тамашачыларны шатландырачак.

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар актив концерт эшчәнлеге алып бара, Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга.

Концертта Г.Мингалиев, И.Низамов, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, А.Хәмзин, Ф.Хатыйпов кебек композиторларның әсәрләре, шулай ук үзләре иҗат иткән җырлар яңгыраячак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10