ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Татар дөньясы

«Европа татарлары альянсы» биш еллыгын билгеләп үтәчәк

20 март 2018, 10:41

Әлеге уңайдан күп кенә чаралар планлаштырыла.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 26-29 апрель көннәрендә Венгрия башкаласы Будапештта «Европа татарлары альянсы» Европа бергәлеге ассоциациясе оешуга биш ел тулуга багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

26 апрельдә чара кунаклары мәшһүр биюче һәм режиссер Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышланган кичәдә катнашачак. 27 апрельдә «Европа татарлары альянсы: биш ел бергә!» дигән конференция уза. Шулай ук «Европа татарлары альянсы»ның идарә утырышы үтәчәк.

Шулай ук кунаклар татар язучысы, шагыйрь Равил Бохараевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичәгә рәхим итә ала.

Кичен Россия фән һәм мәдәният үзәгендә «Татар кызы» бәйгесе узачак. Соңыннан кунаклар өчен Будапешт шәһәре буйлап экскурсия оештырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10