(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Татарстанда трассада микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтенә иртәнге 5:36 килгән.
Ачыкланганча, Казан - Яр Чаллы трассасының 116 километрында "Тургай" кафесы парковкасыннан чыкканда, "Форд" микроавтобусы һәм Уфадан Казанга пассажирлар илтүче "Газель" бәрелешә.
Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән.