ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Җәмгыять

Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак

20 март 2018, 07:21

Халыкларның бердәмлеген күрсәтә торган бу чарага барлык теләүчеләр чакырыла.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Республика халкын 9 июньдә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак әлеге чарага чакыралар.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бәйрәмнең кульминациясе — костюмлы марш парад булачак. Анда республикада гомер иткән 100 халык вәкиле катнашуы көтелә. Халыкларның бердәмлеген күрсәтә торган бу чарага барлык теләүчеләр чакырыла.

Шартлар фестивальнең рәсми сайтында, Башкортстан халыклары Дуслык йорты сайтында урнаштырылачак.

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 160 милләт вәкиле яши. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10