ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Хәвеф-хәтәр

Чирмешәндә Самара егетләре хушбуй урлап эләккәннәр

20 март 2018, 03:00

Самара өлкәсеннән дүрт егет кибеттән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр.

(Чирмешән, 20 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Самара өлкәсеннән дүрт егет  Чирмешән кибетеннән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр, дип яза җирле басма.

-Узган елның март аенда 28 яшьлек Михаил Суродин, 23 яшьлек Иван Казак, 18 яшьлек Николай Вагайцев һәм Александр Мусинский, парфюмерия продукциясе урлау нияте белән, Самарадан Чирмешәнгә киләләр, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.

-Сатып алучылар кыяфәтендә алар кибеткә керәләр, аннан соң саклау рамкасы аша каршылыксыз, сиздермичә чыгып китүне максат итеп, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен парфюмерия – туалет сулары төргәк тартмаларының магнит полосаларын куптарып ташлап, 18 флакон урлап чыгалар, матди зыян – 38974 сум.

Шунысын әйтергә кирәк, Суродин моңа кадәр бу кибеттә булып, бер флакон урлаган була, суд утырышы барышында бу факт та исәпкә алынган.

Район суды Михаил Суродинга 2 ел сынау срогы белән 1 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Иван Казакка, Николай Вагайцевка һәм Александр Мусинскийга 160-120-140 сәгать мәҗбүри эшләр җәзасы бирелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10