ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат
Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре белән бара
Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
Сергач татарлары татарча диктант язарга әзерләнә

Мәдәният

Сабада яшәүче Гөлсинә Галимуллина яңа китабы тәкъдим ителде

20 март 2018, 01:00

Сабада яшәүче Гөлсинә Галимуллина яңа китабы тәкъдим ителде Яңа әсәр – язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында.

(Саба,  20 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илсөяр Шакирҗанова). Саба районында яшәп иҗат итүче Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Җиләкле тау сере”, “Алтын ачкыч” дигән әсәрләре белән үтеп керде, дип яза җирле басма.

Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш сынауларын зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә – китап укучыларына, олы тормыш сабаклары бирә.

Район үзәк китапханәсенең уку залында авыл китапханәчеләренә, әдәбият сөючеләргә Гөлсинә Галимуллинаның яңа гына дөнья күргән “Тау җылысы“ китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Яңа әсәр – язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында. Гади авыл кызы Европа егете мәхәббәтенә ышанып, аның ата-анасы йорты бусагасыннан килен булып атлап керә. Әлеге әсәрдә туган җиреннән читкә китап урнашкан, шунда гаилә корып һәм татар милләтен чит илдә танытучы олы йөрәкле хатын-кыз язмышы сурәтләнә. Гөлсинә Галимуллина очрашуда катнашучыларны үзенең иҗаты, уй-кичерешләре, алда торган планнары белән таныштырды, күптөрле сорауларга тулы, кызыклы җаваплар бирде. Очрашу ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үзенең изге теләкләрен, рәхмәтен җиткерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10