ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Сәясәт

Владимир Путин яңа президентлык срогында нәрсә эшләячәген әйтте

19 март 2018, 15:16

Владимир Путин илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә ниятли.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Владимир Путин алдагы алты елда эчке мәсьәләләр һәм икътисад үсешен тәэмин итү төп юнәлешләр булачагын әйтте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Штабның рәистәшләре белән очрашуда гамәлдәге дәүләт башлыгы үз планнары хакында сөйләде.

«Без, әлбәттә инде, эчке мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәкбез. Бу, барыннан да элек, Россия Федерациясе икътисадының үсеш темпларын тәэмин итүдә гыйбарәт. Шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, сәнәгать, инфраструктура, башка мөһим юнәлешләрне үстерүгә игътибар биреләчәк. Боларның барысы да алга таба хәрәкәт итү һәм гражданнарның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк», - диде Путин.

Шулай ук илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр дә хәл ителәчәк, дип искәртте Россия лидеры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10