ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Фән һәм мәгариф

Православие чиркәве мәктәптә рухи-әхлакый кыйммәтләр турында курс кертергә тәкъдим итә

19 март 2018, 14:17

«Укучыларга нинди рухи-әхлакый кыйммәтләргә таяна алуларын аңлату мөһим", - диләр Рус православие чиркәвендә.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Гаилә этикасы нигезләрен «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» курсына һәм мәктәп программасына кертергә кирәк, дип саный Мәскәү патриархатының тышкы чикрәү элемтәләре бүлеге рәисе митрополит Иларион. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буын өчен, беренче чиратта, гаилә тормышының әхлакый нигезләрен белү мөһим. Рус православие чиркәве вәкиле бүген мәктәпләрдә укытыла торган «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» курсының бер уку елына гына исәпләнүен һәм атнага бер сәгать кенә керүен искәртте.

Митрополит Иларион сүзләренчә, мәктәп балаларга белем генә түгел, тәрбия дә бирергә тиеш. «Мәктәптә укытыла торган фәннәрдән тыш, укучыларның белем алу дәверендә бу дөньяда ни өчен яшәүләрен, тормышның мәгънәсе нәрсәдә икәнлеген һәм үз тормышларында нинди рухи-әхлакый кыйммәтләргә таяна алуларын аңлавы мөһим», - дип искәртте ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10