ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Җәмгыять

Быел 6 млн россияле Төркиягә турист булып барачак дип фаразлана

19 март 2018, 13:06

2017 елда Төркиягә 4,7 млн россияле турист барып кайткан.

 (Казан, 19 март, "Татар-информ"). Быел Россиядән Төркиягә баручы туристлар саны 6 млн-нан күбрәк булачак, дип хәбәр итә Төркиянең "Анадолу" агентлыгы. Бу санны агентлыкка Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Нуман Куртулмуш җиткергән.

Әлеге күрсәткеч турында россиялеләрнең Төркиягә турлар броньлау саныннан чыгып фаразларга була, дигән ул. 

Министр сүзләренчә, узган атнада Мәскәүдә Россия һәм Төркиянең туризм өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сөйләшү булган.

"Россия һәм Төркия күптән түгел ике яклы мөнәсәбәтләрдә кризис кичерделәр. Әмма бу ике илнең халкын аеруга сәбәпче булмады. Моны былтыр Төркиягә килгән туристлар саны дәлилли", - дигән Куртулмуш.

2017 елда Төркиягә 4,7 млн россияле турист барып кайткан.

"Без мәдәният һәм туризмның ике халыкны берләштерүче көн икәненә инандык", - дигән министр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10