ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Казан сәяси өлгергәнлеккә имтихан тапшырды - Илсур Метшин

19 март 2018, 11:27

Казан сәяси өлгергәнлеккә имтихан тапшырды - Илсур Метшин Мэр Казанда яшәүчеләргә, Россия Президентын сайлауда актив катнашкан өчен, рәхмәт белдерде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан сәяси өлгергәнлеккә имтихан тапшырды, диде шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Ул шулай ук Татарстан башкаласында яшәүчеләргә Россия Президентын сайлауда актив катнашкан өчен, рәхмәт белдерде.

«Без барыбыз да бергә бер адым алга, көчле Россиягә таба атладык. Без күп кенә кандидатлар арасыннан, альтернатив нигездә, үзебезнең лидер, үзебезнең Президентны сайладык», - дип искәртте Илсур Метшин.

Әлеге уңайдан бик зур, җаваплы эш башкарылды, диде ул.

«Казанлыларның 76 проценты Владимир Владимирович Путинны яклап тавыш бирде. Сайлауда актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», - диде шәһәр башлыгы.

Россия Президентын сайлау 18 мартта узды. Татарстанда сайлаучыларның 82,09 проценты Владимир Путинны яклап тавыш бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10