ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Татар дөньясы

Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә

19 март 2018, 10:00

Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә Сургутның Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Сургут татарлары балаларын калфак тегәргә өйрәтә. Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә әниләре белән калфаклар текккән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар теле дәресен Тәслия Мөхибуллина алып барган.

"Дәрестән соң, балалар икенче бүлмәдә түгәрәк өстәл артында калфак тегеп утырган әниләрне күргәч, халкыбызның милли баш киеме калфакларны бик яратып киеп тә карадылар. Тиздән үз куллары белән бизәлгән калфаклары да булачак", диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10