ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Кыш буена Казанда беркем дә, түбәдән кар төшеп, зыян күрмәгән

19 март 2018, 09:43

Кыш буена Казанда беркем дә, түбәдән кар төшеп, зыян күрмәгән Йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, зур идарәче компанияләргә карата 25 беркетмә төзелгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быелгы кышта Казанда түбәдән кар яки боз төшү нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуңа да карамастан, Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре, йорт түбәләрен тиешенчә җыештырмаган өчен, 140 ка якын беркетмә төзегән. Зур идарәче компанияләр – 25, кечкенә идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклары 18 беркетмә алган.

Аерым алганда, «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы», «Заречье», «Жилище и комфорт», «Дәрвишләр бистәсе торак-коммуналь хуҗалыгы»» һәм «Слобода торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләренә берничә тапкыр шелтә белдерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10