ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Сәясәт, Җәмгыять

Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтте – Мидхәт Шаһиәхмәтов

19 март 2018, 08:40 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан рәвештә үтте – Мидхәт Шаһиәхмәтов Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлаулар буенча килгән мөрәҗәгатьләргә җаваплар бирелгәнен әйтте.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар тыныч, оешкан төстә үтте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, сайлауларга карата мөрәҗәгатьләр булган, Үзәк сайлау комиссиясе оператив җавап биргән. “Һәр мөрәҗәгатькә, ниндидер мәгълүматка җаваплар булды”, - диде ул.

Модератор Илшат Әминов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың Татарстанда узган сайлауларга югары бәя биргәнен билгеләп үтте.

"Татар-информ" Татарстанда РФ Президентын сайлауга килүчеләр 77,45 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10