ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Мәдәният

Азнакайда узган Нәүрүз бәйрәмендә сүз остасы Данир Сабиров та катнашкан

19 март 2018, 03:00 , Фото: “Маяк”

Азнакайда узган Нәүрүз бәйрәмендә сүз остасы Данир Сабиров та катнашкан “Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга и

 (Азнакай, 19 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). 18 мартта Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз – кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды, дип хәбәр итә район газетасы.

Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте. Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.

“Эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы чыгышы да ямь өстенә ямь булды”, - дип яза район газетасы.

“Азнакаебыз елдан-ел матурлана, аның өчен гоуруланып яшибез. Менә бәйрәмгә дә үземнең җыр-моңнарымны алып килдем. Алга таба да якташларыма уңышларга ирешеп,шулай матур итеп яшәргә язсын”, - ди Данир Сабиров.

“Туйкәдә сайлау участогы ачылу белән үк тавыш биреп, концерт карарга килдем. Яшь чагым булса, үзем дә концерт куеп йөрер идем әле”, – диде Чалтаймастан Тәслия апа Җиһаншина.

Мәктәп туклауны комбинаты халыкны майлы ботка, кайнар чәй белән сыйлады, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10