ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия апаны өенә барып котлады

19 март 2018, 02:00 , Фото: "Шәһри Чаллы"

Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия апаны өенә барып котлады Ветеран илебездә һәм дөньяда иминлек ил башлыкларыннан торуын һәм аларга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, дип әйтте, дип яза "Шәһри Чаллы".

 (Казан, 19 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирхади Разов). Кичә Яр Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 90 яшьлек Дөрия Курмаеваны өенә барып юбилее белән котлады, бүләк тапшырды, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны республиканың Сарман районы Нөркәй авылында күпбалалы гаиләдә туып үсә. Сугыш елларында Казан авиация заводында хезмәт куя, җиңү килсен өчен көнне төнгә ялгап эшли. 1950 елда сугыштан кайткан фронтовик Заһид атлы егет белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Яшь пар бәхет эзләп Кыргызстанның күмер чыккан Кызыл–Кыя шәһәренә китә. Биредә алар Комсомольское шахтасында күп еллар хезмәт итәләр. Алар шушында дүрт бала табып тәрбияләп үстерәләр. Курмаевлар гаиләсе 2002 елда Чаллыга кайтып төпләнә. Бүгенге көндә Дөрия апаның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар, диелә хәбәрдә.

Дөрия Курмаеваның хезмәте хөкүмәт тарафыннан мул бәяләнә, ул бик күп медалләргә, мактау кәгазьләренә ия. Шуларның иң кадерлесе “1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән намуслы һәм фидякарь хезмәт өчен” медале, дип яза газета.

Наил Мәһдиев чәй өстәле янында 90 яшьлек ветеранга иң изге теләкләрен җиткерде, исәнлек-саулык теләде. Ветеран илебездә һәм дөньяда иминлек ил башлыкларыннан торуын һәм аларга Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, дип әйтте, дип яза "Шәһри Чаллы".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10