ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Сәясәт

Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин

18 март 2018, 20:01 , Фото: Ильнар Тухбатов

Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе.

(Казан, 18 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез, нәтиҗә ясау әле алда. Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве, актив булуы куандырды. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгы күзәтелде. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте", - дип сөйләде Анатолий Фомин.

Анатолий Фомин сайлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Чит илдән килгән дистәдән артык күзәтүче тикшереп торган.

Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе, актив эшләгәннәре өчен журналистларга да рәхмәт cүзләрен җиткерде. "Бик зур эш башкарасыз. Халыкны актив рәвештә мәгълүмәт белән таныштырып торганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10