ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Җәмгыять

Җәмәгать фикере фонды: Казанлылар сайлаулардан соң сораштыруда актив катнаша

18 март 2018, 17:55

“Җәмәгать фикере” фонды сайлау участокларыннан чыкканнар арасында сораштыру уздыра.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казан халкы “Җәмәгать фикере” фонды оештырган сораштыруларда актив катнаша. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә фондның интервьюеры Зөлфия Мигунова хәбәр итте.

“Җәмәгать фикере” фонды экзит-полл форматында эзләнүләр оештыра. Россия Президенты сайлауларында катнашкан гражданнардан сораштыру уздыралар.

З.Мигунова Казанның 37 нче номерлы гимназиясендә урнашкан 17нче сайлау участогында, иртәнге 8 дән бирле эшли һәм сайлау төгәлләнгәнче биредә булачак. Интервьюер ике сорауга җавап ала: ”Кем өчен тавыш бирдегез?”, “Сезгә ничә яшь?”

“Иртән сайлауларга күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр бара. Аларда җаваплылык хисе көчле. Афәрин, хәтта авырлык белән хәрәкатләнүче абый-апалар да сайлауларга үз аяклары белән килде. Урта һәм урта яшьтән өлкәнрәкләр килде”, - ди Зөлфия Мигунова.

Җаваплар карандаш белән кагәзьгә язылып бара, аннан соң факс буенча Мәскәүгә озатыла, мәгълүмат анда эшкәртеләчәк.

Сораштыруның төп максаты - сайлауларның оператив фаразларын булдыру hәм сайлаучылар хакында статистик мәгьлумат туплау. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10