ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Җәмгыять

Сайлау участокларындагы ярминкәләрдә сөтнең литрын 25 сумнан алырга була иде

18 март 2018, 17:28

Бик арзан гына бәядән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш, көнкүреш-химия товарларын алырга мөмкин.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Казанда сайлау участокларындагы ярминкәләрдә сөтнең литрын 25 сумнан алырга була иде, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы

Бик арзан гына бәядән азык-төлек, яшелчә, җиләк-җимеш, көнкүреш-химия товарларын алырга мөмкин. Мәсәлән, кош итенең килосы 86 сум. Шикәр комының биш килосын 155 сумнан, карабодайның 900 граммын 17 сумнан, сыйфатлы йомырканың 30 данәсен 132 сумнан алырга була. Көнкүреш-химия товарлары да бик очсыз. 3 килолы “Бимакс” порошогы 185 сум, АОS савыт-саба юу өчен бальзамның ярты литрлысы - 49 сум. Кер сабыны 22 сум гына.

Ярминкәләрдә һәр кассага су буе чират. Дөрес, төштән соң кеше азрак кимеде. Ярминкәләр турында күбесе бары сайлау участокларына килгәч кенә белделәр. Шуңа да үзләре белән акча алып килмәүчеләр кабат, ярминкәгә дип аерым килде. 

"Исем китте, шундый арзан бәяләр. Сөтнең литрын 25 сумнан гына алдым. Сайлау бер бәйрәмгә әйләнде. Өстәвенә бүген юлда йөрү дә бушлай. Рәхәт көн бүген", – ди сайлауга килгән Сания Кәримуллина.

"Шәһри Казан" журналисты Гөлнара Зиннәтуллина да 481 сумга 3 литр сөт, ике кап эремчек, биш кило шикәр комы, бер литр көнбагыш мае, 4 кило он, 3 килога якын карабодай, бер банка куертылган сөт алган.

Мондый ярминкәләр сайлаулар уңаеннан гына түгел, гел булсын иде, дип тели халык.

Казан сайлау участокларындагы ярминкәләрдәге яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре (килограммнарда):

Кыяр - 90 сум
Помидор - 120 сум
Кәбестә - 12 сум
Кишер - 14 сум
Чөгендер - 13 сум
Суган (өч килосы) - 36 сум
Бәрәңге (биш килосы) - 83 сум
Алма - 50 сум
Әфлисун – 59 сум


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10