ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар
23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Зорге урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Барнаулда беренче тапкыр заманча татар музыкасы яңгыраячак

Сәясәт

Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык

18 март 2018, 15:49 , Фото: Егор Никитин

Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер.

Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте.

“Мине сайлауларның югары һәм профессиональ дәрәҗәдә оештырылган булуы шаккаттыра. Без Казанның барлык участокларында диярлек булдык, сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык”,  диде журналистларга Германия вәкиле.

Штефан Койтер Нидерланд һәм Израильдән килгән хезмәттәшләре белән бергә иртәдән эшли башлаган һәм тавышларны санап бетергәнче участокларда булачак.

Иң мөһиме – сайлауларның ирекле һәм бар кеше өчен дә тигез дәрәҗәдә булуы, һәркем участокка килеп теркәлә һәм тавыш бирә ала. Бу сайлаулар әлеге сыйфатларга ия, диде Койтер.

“Сайлау участокларында кайсыдыр кандидатка реклама булмавы мөһим, шуңа күрә һәр кеше мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә”,  диде Германиядән килгән халыкара күзәтүче.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10