ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар
Татарстан спортчылары Австриядә стендта ату буенча көмеш медаль яулады
Казанда һәм Питрәчтә җир урлаган өчен биш кешене хөкем итәләр
РФ Республикалары туган телне ихтыяри өйрәнү буенча ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатен хуплады
Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли

Сәясәт

Сарманда бер сайлау участогында 11 минутта 55 кеше тавыш биргән

18 март 2018, 12:45 , Фото: sarman-rt.ru/

Сарманда бер сайлау участогында 11 минутта 55 кеше тавыш биргән Халык илебез язмышына битараф тугел, сайлаучылар бик актив килә, ди сайлау комиссиясе сәркатибе.

(Сарман, 18 март, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында 43 сайлау участогы эшли. Петровка Завод сайлау участогында бүген җирлек территориясендә кара алтын чыгаруда хезмәт куючы 130 дан артык нефтьче сайлаячак. Аларнын бер өлеше участокка килеп, илебез башлыгын сайлауга үз тавышын бирде. 2533 нче сайлау участогында 11 минутта 55 кеше сайлады,  дип хәбәр итә район газетасы.

"Сарманның 2533 нче сайлау участогында 11 минутта 55 кеше сайлаган. Сайлау комиисиясе сәркатибе Әлфия Шәрипова әйтүенчә, 8 сәгать 34 минутка участокка 147 сайлаучы килеп, тавыш биргән инде. Бу участок Сарманда иң зурларның берсе – биредә 1385 сайлаучы бар", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында 2629 нчы номерлы сайлау участогы урнашкан. Анда район үзәгенең яңа микрорайонында – З.Хәсән, Х.Туфан, Тинчурин, Рафиков, Тынычлык, Болгар, Новая, Татарстан, Сәйдәшев, Сөембикә, Айтуган урамнарында яшәүчеләр дә сайлыйлар. “Халык илебез язмышына битараф тугел. Сайлаучылар бик актив киләләр. Сәгать тугызда 150 кеше үз тавышын бирде инде”, – дип сөйләгән участок комиссиясе рәисе Гөлнара Хуҗина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10