ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда дүрт яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән өчен, әти-әнисенә җинаять җаваплылыгы яный
Электрон ветеринария сертификаты булмаган шәхси эшмәкәрләр продукция сата алмый
Татарстанда продукцияне электрон озату буенча айга 1 млн 300 мең данә сертификат бирелә
Казанда узачак Республика ифтары көннәре билгеле булды
Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә кроссовер йөртүчесе салонда кысылып калган

17 март 2018, 12:51

Казан – Оренбург - Колок юлында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстанда ике автомобиль бәрелешеп, кроссовер йөртүчесе салонда кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

16 мартта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан – Оренбург - В.Колок юлында, Алексеевск торак пункты тирәсендә җитди һәлакәт булуы турында хәбәр иттеләр. Шаһит сөйләвенчә, “КИА” кроссоверы һәм “ДАФ” йөк машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар Корея автомобилендә ике зыян күрүчене тапкан. ”КИА” йөртүчесе автомобиль салоныннан үзе чыга алмаган. Коткаручылар ир-атны махсус инструментлар ярдәмендә чыгарган.

Җиңел автомобильнең йөртүчесен һәм пассажирын ашыгыч ярдәм машинасына тапшырганнар. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

Коткаручылар җимерелгән автомобильләрнең аккумляторларын сүндергәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10