ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты Анкарада яңа медицина комплексын карады
Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады
Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак
Чүпне аерып җыярга, эшкәртергә кирәк, калганын яндырмый хәлең юк - Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Президенты Төркия Премьер-министры белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Татар дөньясы

Самарада “Мирас” мәдәният бәйгесенә сәләтле балаларны һәм яшьләрне сайлау бара

17 март 2018, 10:36 , Фото: из соцсетей

Самарада “Мирас” мәдәният бәйгесенә сәләтле балаларны һәм яшьләрне сайлау бара Өлкәдәге талантлы яшьләрне таныту максатыннан үткәрелгән фестиваль уникенче тапкыр уздырыла.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Самара өлкәсендә 28 апрельдә ХХII “Мирас” фестивале узачак. Хәзер татар мәдәнияте бәйгесенә сәләтле балаларны һәм яшьләрне сайлау бара.

Әлеге бәйгедә 4 яшьтән алып 21 яшькә кадәр теләге булган һәркем татарча әсәрләр укыячак. 21 яшьтән дә өлкәнрәкләр гаилә коллективы белән катнаша ала. Әлеге фестивальнең төп максаты – иҗади элемтә булдыру һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. 

“Самарада татарча аралаша торган районнар аз түгел. Аларда татарча чаралар шактый уздырылып тора. Татар районнарында татар теле һәм әдәбияты өйрәтелә торган мәктәпләр дә бар. Самара татар мәктәбендә балалар татар теле, әдәбияты һәм мәдәниятын өйрәнә. Дәресләрдән кала иҗади эшләр белән дә шөгыльләнәләр", - ди "Ак калфак" оешмасының Самара өлкәсендәге җиткәчесе Гөлфия Кәримова. Ул күп кенә чараларга өлкә мөфтиятенең дә булышуын һәм балаларга Коръән укыту максатыннан, җәйге лагерьлар оештыруын әйтте. Әлеге лагерьларда Сабантуй бәйрәмнәре дә үткәрелә.

Гөлфия Кәримова үзе Самарадагы “Түбәтәй” проекты белән эшли. Казандагы сәүдә челтәрененең Самарадагы филиалында 24 февральдә яңа форматта, башка беркайда да уздырылмаган чара үткәрелүен сөйләде. Төрле яшьтәге кешеләрне җыеп, шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә балалар белән концерт музыкаль программасын тәкъдим иткәннәр. “Шундый заманча форматта гына оештырып, без гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап кала һәм буыннарга тапшыра алабыз. Шулай ук татар ризыклары - өчпочмаклар, өлешләрнең сатылуы – татар кухнясын популярлаштыруның бер ысулы”,  – ди җитәкче. 

Ул шәһәрдә татар традицияләренең популярлашуын әйтте. Хатын-кызлар калфакка, милли бизәкләргә өстенлек бирә башлаганнар. Чараларга күбесе калфаклар киеп киләләр. Соңгы арада агачлардан милли бизәкләр ясау белән шөгыльләнүчеләр дә арткан.

Гөлфия Кәримова әйтүенчә, һәр атна саен Киров исемендәге мәдәният йортында татар эстрадасы җырчылары концерт куя. Мәсәлән, тиздән Илсөя Бәдретдинова һәм Рифат Зарипов концертлары көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10