ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Кабан күлләре системасын яңарту барышы белән танышты

13 март 2018, 21:36 , Фото: instagram.com/nataliafishman/

Рөстәм Миңнеханов Кабан күлләре системасын яңарту барышы белән танышты Республика башлыгы ярдәмчесе Наталия Фишман июнь аенда Turenscape компаниясе эшләгән проектның беренче чираты ачылачагын вәгъдә итте.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның ярдәмчесе Наталия Фишман Кабан күлләре системасын яңарту барышы белән таныштылар. Бу хакта Инстаграмдагы битендә Фишман хәбәр итте.

Республика башлыгы ярдәмчесе июнь аенда Turenscape компаниясе эшләгән проектның беренче чираты ачылачагын вәгъдә итә.

“ @rusminnikhanov һәм коллегалар белән Кабан күлләре системасын яңарту барышын, уникаль объектны карадык. Проект Turenscape компаниясе тарафыннан халыкара архитектура бәйгесе кысаларында эшләнгән. Июнь аенда беренче чираты ачылачак!” - диелгән социаль челтәрдәге хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10