ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бари Алибасов Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш дип саный
Татар кинематографистлары кинога билет алып керә торган тамашачы тәрбияләргә хыяллана
Милли Шура рәисе Мегион татарлары белән очрашты
Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләргә 90 млн сумлык компьютер техникасы бүләк итте
Васил Шәйхразиев Нижневартовскида татар теле дәресләре булган класслар белән танышты

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Хөкүмәтенең 2017 елгы эшчәнлек хисабын тыңлаячак

13 март 2018, 18:36 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Хөкүмәтенең 2017 елгы эшчәнлек хисабын тыңлаячак Хисап саллы, мәгълүмат 200 биттән артык һәм депутатларның сорауларына җавап 50 биттән тора, диде Марат Галиев

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советының якын арада булачак утырышында депутатлар Татарстан Республикасы башкарма хөкүмәт органнарының 2017 елгы эшчәнлеге буенча хисабын тыңлаячак. Бүген Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет парламент президиумына әлеге мәсьәләне утырышның көн тәртибенә кертүне тәкъдим итте.

Парламент комитеты башлыгы Марат Галиев республика Дәүләт Советына кичә Хөкүмәт хисабы керүен һәм аны барлык депутатларга җибәрүләрен хәбәр итте.

“Хисап саллы, мәгълүмат 200 биттән артык һәм депутатларның сорауларына җавап 50 биттән тора”, - диде Марат Галиев һәм өстәп, Хөкүмәтнең зур эш башкаруын җиткерде.

Парламентарий доклад структурасының берничә кимчелеген билгеләде һәм Татарстан Хөкүмәте әгъзалары белән республика икътисади агломерацияләре буенча аерым киңәшмә үткәрергә тәкъдим итте.

“Бүгенге көндә районнарда актив рәвештә сәнәгать мәйданнары ачыла. Тик ул муниципальара үзара эшчәнлек булмаганда “үз казаныңда гына кайнап калуга” әйләнергә мөмкин”, - дип искәртте Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10