ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Мәдәният

Александр Сладковскийдан Казан тамашачысына бәйрәм бүләге - Альбина Шаһиморатова тавышы

7 март 2018, 19:50 , Фото: Рамиль Гали

Александр Сладковскийдан Казан тамашачысына бәйрәм бүләге - Альбина Шаһиморатова тавышы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында аншлаг белән Альбина Шаһиморатова катнашында концерт бара. Дирижер - Александр Сладковский.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның симфоник оркестрының 8 март алдыннан уздырылган концертын Казан тамашачысы бәйрәм бүләге дип кабул итте. "Бельканто кичәсе" дип аталган концертның солисткасы - дөньякүләм танылган татар җырчысы Альбина Шаһиморатова.

Хәзерге вакытта Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында зур аншлаг белән Альбина Шаһиморатова катнашында концерт бара. Дирижер - Александр Сладковский.

Концерт алдыннан журналистлар белән очрашуда оештыручылар Казанда сирәк яңгыраган ариялар алынганын әйтте. Альбина Шаһиморатова Казан концертлары аны аеруча дулкынландыруын, залда аның әтисе, туганнары, укытучылары һәм укучылары булуын билгеләп үтте. Журналистлар Альбинаның Казанда сирәк чыгыш ясавына ишарәләп, сәбәбен сорадылар. Альбина вакыт һәм мөмкинлеклрнең туры килеп бетмәвен сәбәп итте. Ә Александр Сладковский "сирәк чыгышларның кадерлерәк булуына басым ясады. "Безнең уртак планнарыбыз бар", дип ышандырды ул журналистларны.

Альбина Шаһиморатова кичә Халыкара хатын-кызлар көненә быгышланган рәсми тантаналы концертта да катнашты. Бүгенге концерттан соң, ул Мәскәүгә юл ала. "Инде ике ай ярым гаиләмне күргәнем юк, бәйрәмне гаиләм янында үткәрәсем килә", - диде ул журналистларга. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10