ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты
Башкортстан вәкилләре Словениядә бал кортларына багышланган конференциядә катнашты
Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды
Казанда Вознесенский тракты төзелеше өчен Сосновкадагы йортлар сүтелмәячәк
Татарстанда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында 148 адвокат катнаша

Татар дөньясы

Самара өлкәсендә татар балалары өчен фестиваль-бәйге була

6 март 2018, 12:57

“Мирас” бәйгесендә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә “Мирас” татар балалары фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

"Егерме елдан артык үткә­релеп килгән татар балалары фестиваленә былтыр “Мирас” исеме бирелгән иде һәм аны өлкә милли-мәдәни автономиясе үз өстенә алды. Быел чараны яңадан шәһәр автономиясе үткәрәчәк. Оештыру эшләре, былтыргыча, Искәндәр Сәетовка тапшырылды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел фестиваль 28 апрельдә Самара шәһәренең «Заря» Мәдәният йортында үтәчәк. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала. Конкурста 9 номинация һәм 5 яшь төркеме бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10