ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рафис Борханов гражданлык белеме бирүне үстерү буенча "Юл картасы" әзерләргә кушты
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла

Мәдәният

Казанның Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак

4 март 2018, 09:46 , Фото: Ильнар Тухбатов

Казанның Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова чыгыш ясаячак Бүген Шаһиморатова Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә әйдәп баручы вокалистларның берсе.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 7 мартта Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Александр Сладковскийның симфоник оркестры белән Татарстан Республикасы халык артисты Альбина Шаһиморатова концерты узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Кичәдә В.Беллини, Дж.Россини, И.Штраус, Б.Херрманн, И.Кальман, М.Понсе, Э.Тальяферри һәм башка авторларның әсәрләре яңгыраячак.

Бүген Шаһиморатова Россиядә генә түгел, ә чит илдә дә әйдәп баручы вокалистларның берсе. Ул Лондон, Милан, Нью-Йорк сәхнәләрен яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10