ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Спорт

Кукмаралылар Европа беренчелегенә юллама отты

15 февраль 2018, 00:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмаралылар Европа беренчелегенә юллама отты Кукмараларның тырышлыгы белән Татарстан тарихында беренче тапкыр республика командасы 14-16 яшьлекләр арасында беренче урынны яулады.

(Кукмара, 15 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, тренер Рузия Габдрахманова һәм аның шәкертләренең уңышлары турында әледән-әле яхшы хәбәрләр ишетеп торабыз. Алар Кукмара металл савыт-сабалар заводының матди ярдәме белән Екатеринбург шәһәрендә үткән Россия беренчелегенә барып, аннан да үзләренең көчлеләр исемлегендә булуларын раслап кайттылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

-600гә якын катнашучы арасыннан 72 бала Татарстаннан иде. Ә без Кукмарадан 4 кыз белән бардык, - ди Рузия. - Карачаево-Черкесия республикасыннан, Аланиядән килгәннәрне җиңү - безнең өчен зур мәртәбә.

Турнирда Янсыбы авылы кызы, Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Шәкертова 45 килограмм үлчәү авырлыгында беренче урынны алды. Ә Аш-Буҗи авылы кызы, Зур Сәрдек гимназиясенең 10 сыйныфында укучы Әминә Тимерова 55 килограммда көрәшүче 18 көндәше арасында Алания кызына гына бирешеп, икенче урында калды. Ул бу җиңүе белән май аенда Болгариядә булачак Европа беренчелегенә юллама отты. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, Пенәгәр авылы кызы Динә Гайнанова 50 килограммда өченче урынны алды.

Шулай итеп, кукмараларның тырышлыгы белән Татарстан тарихында беренче тапкыр республика командасы 14-16 яшьлекләр арасында беренче урынны яулады.

21 яшьлекләр арасында 70 килограмм үлчәү авырлыгында үз көчен сынаган Кукмара кызы Эльмира Шәфигуллина да сынатмады. Сул кулы белән ул өченче урында калды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10