ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Җәмгыять

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы эмблемасына бәйге игълан ителергә мөмкин

14 февраль 2018, 20:04

Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы эмблемасына бәйге игълан ителергә мөмкин “Без уйлашырбыз әле. Ашыкмыйбыз. Ниндирәк формада оештырырга – сөйләшербез”,- диде Әгъзам Гобәйдуллин.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе үзенең символикасына конкурс игълан итәргә мөмкин. Бу хакта бүген сүз советның президиум утырышында барды.

Катнашучыларга өч төрле логотип тәкъдим ителде. Кайсын сайларга дип, тәгаен фикергә килә алмадылар. “Бәлки, безгә яңа эмблемага бәйге игълан итәргәдер”,- дип белдерде республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Бу мәсьәлә буенча ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ачыклык кертте. “Без уйлашырбыз әле. Ашыкмыйбыз. Ниндирәк формада оештырырга – сөйләшербез. Бәлки, аннары игълан итәрбез”,- диде.

Ассоциация Уставы буенча, эмблема раслау өчен советның XIII съездына кертелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10