ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Бәхетле балачак" балалар иҗаты интернет-бәйгесе башланды
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була
Әлмәт театры Казан гастрольләрен реалити-шоулы спектакль белән япты
Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Җәмгыять

Болгарда фәтвалар мәсьәләләренә багышланган Мәрҗани исемендәге укулар уза

14 февраль 2018, 16:48 , Фото: Рустам Кильсинбаев

Болгарда фәтвалар мәсьәләләренә багышланган Мәрҗани исемендәге укулар уза Голәмәләр шурасы булдыру ил өчен бик мөһим, әмма дин эшлеклеләре барысы да моны аңламый, ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

(Болгар, 14 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Бөтенроссия Голәмәләр шурасы булдыру ил өчен бик мөһим, әмма дин эшлеклеләре барысы да моны аңламый. Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Татар-информ” агентлыгы белән фикерен уртаклашты.

Бүген Россиядә күп кенә дини идарәләр каршында Голәмәләр советы бар, ул төрле мәсьәләләр (фәтва) буенча хокукый карарлар кертә, фикерләр формалаштыра ала.

Болгар ислам академиясе каршында Бөтенроссия Голәмәләр советы булдыру планлаштырыла.

Бүген Болгар ислам академиясендә фәтва мәсьәләләренә багышланган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар уза. Бу эшчәнлек өчен шулай ук Голәмәләр шурасы җаваплы.

Конференциядә Төньяк Кавказ төбәкләре һәм чит илләр делегатлары белән таныштырдылар. Рәфыйк Мөхәммәтшин академиянең кайбер гамәлгә куючылары вәкилләренең актив булмавын билгеләп үтте. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр