ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды
Ютазы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә чишмә яннарын чистартты

Икътисад

“Электрон Татарстан” инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган

14 февраль 2018, 15:52 , Фото: bbc.com

“Электрон Татарстан” инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган    2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын электрон инфоматларда бөтен республика буенча кабул итәчәкләр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). “Электрон Татарстан” инфоматлары яңа 200 һәм 2000лек купюраларны кабул итә башлаган. Татарстанның башка торак пунктларында җиһазларны 2018 елның беренче кварталында яңа акча купюраларын кабул итә торган итеп көйләүне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ялган акчадан саклану чарасы кулланылган яңа купюралар Россия Үзәк Банкы һәм Дәүләт Билгесе тарафыннан 2017 елның 12 октябрендә тәкъдим ителде. Гыйнвар уртасында купюралар кабул итү аппаратларын җитештерүчеләр кирәкле җиһазларны эшләп чыгарды. Бу исә инфоматларның яңа купюралар кабул итү өчен программа тәэмин ителешен адаптацияләү мөмкинлеген бирде. Казан инфоматларында бу эш төгәлләнгән”, - дип язылган ведомство хәбәрендә.

Метро станцияләрендә, эре сәүдә нокталарында, ведомстволарда урнаштырылган “Электрон Татарстан” инфоматлары республика халкына дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә башкару мөмкинлеген бирә. Биредә машина йөртү таныклыгын алыштыруга һәм транспорт чарасын дәүләт исәбеннән төшерүгә дәүләт пошлинасын түләргә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертергә, торак-коммуналь хезмәтләре түләүләрен һәм башка шундый хезмәтләр башкарырга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10